Стэнфорд университеты профессоры Илья Стребулаев Татарстан эшкуарлары каршында ачык лекция белән чыгыш ясады

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Агымдагы елның 20 декабрендә ИТ-паркта «Силикон үзәнлегендә яңа  тенденцияләр һәм инновацияләр» темасына лекция белән  Стэнфорд Бизнес югары мәктәбенең финанс һәм венчур капиталы профессоры  Илья Стребулаев чыгыш ясады.

Стэнфорд университеты  профессоры Казан эшкуарларына венчур капиталының инновацияле икътисадны үстерүдә нинди роль уйнавы турында сөйләде, үз чыгышында ул Силикон үзәне аналогларын төзергә тырышуларның төп проблемасы - венчур капиталы җәлеп ителгән финанслау буынының булмавы, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International