«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБО операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары – эшкуарларга «Тотрыклылык» махсус программасы буенча микрозаймнар алуга гариза тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеген шактый кыскарту турында карар кабул итте.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен «Сәламәтлек саклау һәм фармация EXPO 2017» Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медицина күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 2017 елның 24-25 феврале көннәрендә Ереван шәһәрендә (Әрмәнстан Республикасы) уздырыла.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт хакимиятенең федераль органнары һәм Россия Федерациясенең бюджеттан тыш дәүләт органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына еллык мониторинг уздыру йомгаклары ясалды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татфондбанк" ГАҖ, "Интехбанк" ГАҖ банкларында исәп-хисап счетлары булган идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре өчен “кайнар линия” эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары – эшкуарларга микрозаймнар формасында ярдәм күрсәтү максатларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна 1 млрд сум күчерелде.
Бу турыда Россия Хезмәт министрлыгының «Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан иминият пенсияләрен, тупланма пенсияләрне һәм дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсияләр түләүгә караган дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең Административ регламентын раслау турында» 2016 елның 1 ноябрендәге 600н номерлы боерыгы 2016 елның 21 декабрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Дәүләт кадастр бәясе турында методик күрсәтмәләр проектын раслау турында»гы боерыгы проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачылды.
2016 елның 26 декабрендә Казанда «Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 2016 елның яхшы җитәкчеләрен котладылар. Татарстан Президенты «Ел җитәкчесе - 2016» конкурсының 9 номинациясе буенча лауреатларга дипломнар һәм мактау билгеләре тапшырды.
Агымдагы елның 6 декабрендә 2016 елның иң яхшы җитәкчеләрен котлау тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновка Татарстанның изге урыннары – Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызуга керткән шәхси өлеше өчен «Яңарыш» Республика фондының рәхмәт хаты тапшырылды.