2016 елның 28 декабрендәге «Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 469-ФЗга ярашлы Федераль законы белән торак законнарының кайбер актларына, шул исәптән дәүләт торак күзәтчелеген алып баруга кагылышлы положениеләргә үзгәрешләр кертелде.
Күрсәтелгән закон белән коммуналь ресурсларны (коммуналь хезмәтләр) куллану нормативлары составына кертелгән таләпләрнең, аларны урнаштыру шартлары һәм ысуллары , аларның күләменең нигезлелегенең үтәлүен тикшерү юлы белән дәүләт торак күзәтчелеген алып бару өлкәсе киңәйтелде, шул ук вакытта ел саен уздырыла торган планлы тикшерүләр исемлегенә өстәп кертелде.
Федераль закон 2016 елның 29 декабрендә үз көченә кертелде.