ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

«КАМАЗ» Сәнәгать акционерлык җәмгыятенең (ПАО) фәнни-техник үзәге территориясендә  2017 елның 23 гыйнварында фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү Фондының генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һәм  «Фәнни-техник информация үсеше» конкурсында  проект-җиңүчеләре катнашында киңәшмә булды.

 

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Экспорт эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү»курсы буенча Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган проекты кысасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән вәкилләрен укырга чакыра. 

Бүген Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында модернизациягә һәм инновацияләргә нәтиҗәле идарә турында лекция укыды.

 


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 гыйнварында технологик үсеш Агентлыгы, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ хезмәттәшлеге перспективаларын карау буенча эшлекле очрашу булды.

 

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырды. Шуннан керем күләме 954 млрд. сумнан артты - үсеш 5 %. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте.

 


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

РФ икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлекне (МСП) федераль финанс яклавын гамәлгә ашыру кысасында РФ федераль бюджетыннан  РФ субъектларына субсидияләр бирү турында  килешү проекты төзелде.

 


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

РЭЦ белем бирә торган проект порталында «Россия предприятиеләренең экспорт эшчәнлеген оештыру» белем бирү программасының 8 курсы буенча дистанцион уку мөмкинлеге бар. РЭЦ белем бирә торган программаның  беренче онлайн-курсы эшли башлаган экспортерлар өчен 2016 елның 20 июнендә  Проект порталында ачылып, бүгенге көндә һәр тыңлаучыга  8 өйрәнү курсын узарга мөмкинлек бирә. 

 

20 гыйнварда Артём Здунов яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү  буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып,  Түбән Кама һәм Менделеевск моношәһәрләре чыгымнарын «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО финанславына кертүгә  гариза әзерләү буенча киңәшмә уздырды.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысаларында «Экспорт операцияләрен таможняда рәсмиләштерү» дип аталган түләүсез курсларда катнашырга чакыра. Курслар 2017 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында оештырыла.

 

Сахалин власте кече эшмәкәрлекне дәүләт закупкалары белән тәэмин итүгә юнәлтелгән эшләрне өйрәнә.  Алар турында закупкалар өлкәсендә контракт системасын көйләү буенча төбәк министрлыгы вәкилләренә Россия Федерациясендә электрон сәүдә системасын төзүчеләрнең берсе булган  Яков Геллер сөйләде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International