Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169нчы карарына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 1 маеннан сатып алу планы проектларының туры килүенә бәяләү үткәрә, һәм шулай ук Татарстан Республикасының «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон белән көйләнелүче һәм исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 10 заказчысына карата мониторинг уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларга «Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында сөйләде.
«Безнең Татарстан» VII Республика яшьләр форумы гаризалар җыя башлады, әлеге чараның финалы быелның апрелендә Казанда узачак.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов журналистларга «Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында мәгълүмат җиткерде.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яңа 2017 ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы, казанышларга бай, күркәм вакыйгалар һәм игелекле эшләр белән тулы яңа мөмкинлекләр елы булсын. Сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс дәрт, изге ниятләрегезнең тормышка ашуын, барлык яңа эшләрегездә уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия 1-8 гыйнвар көннәрендә штаттагы режимда 8.00 дән 20.00гә кадәр эшли. Эшкуарларның телдән мөрәҗәгатьләре өчен түбәндәге телефон номеры билгеләнгән: (843) 524-90-90.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО (алга таба – Фонд) мәгълүматлары буенча, елына 5%лы ташламалы микрозайм алу шартлары турында белү өчен Фондка 352 эшкуар мөрәҗәгать иткән.
Нәтиҗәдә Фондка «Тотрыклылык» программасы буенча 114,1 млн сум акча алуга караган 58 документлар комплекты кергән, шулардан 2016 елның 31 декабренә 64,6 млн сумлык 26 микрозайм инде бирелгән.
2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерү буенча өч айга мораторий кертелде. 2016 елның 26 декабреннән агент банклар аша кертемчеләргә иминият түләүләре түләнә башланды.
«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Дәүләт корпорациясе 2017 елның 12 гыйнварыннан «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы»ның агент банклар аша «ИнтехБанк» ГАҖ кертемчеләренә акчаларны түли башлавы турында хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен запас частьләр, автокомпонентлар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазларының «KIAE 2017» икенче халыкара күргәзмәсенә чакыра. Әлеге чара 2017 елның 28 февраленнән 2 мартына кадәр Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) уздырыла.