2017 елның 16сыннан 18 февральгә кадәр Петербургская урамының 1нче йортында урнашкан Казан Гранд Отельдә «Менеджментның эффектив системасы - сыйфат, инновацияләр, тотрыклы үсеш» VI Халыкара фәнни-практик форумы була
Әлеге форум кысасында пленар сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздыру, компанияләрнең яңа юнәлешләрен эшләүгә юнәлтелгән Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре чыгышлары, теоретик һәм практик тәҗрибә уртаклашу һәм заманча идарә итү технологияләрен өйрәнү планлаштырылган.
Катнашу шартлары, чараның тагын да җентекле программасы белән http://ibo.ieml.ru/educational_programs/forum/ сайтында яисә (843) 233-00-23, 233-03-02, 231-84-05, 231-84-07 телефоннары аша танышырга була, ibo-kazan@mail.ru.