Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Комсомольск-на-Амуре шәһәрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча край Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Волков башлыгында Хабаровск крае делегациясе белән очрашу булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов уздырды. Очрашу барышында яклар проектларны гамәлгә ашырганда һәм шулай ук эшмәкәрлекне яклаганда региональ һәм муниципаль органнарның үзара бәйләнешен, социаль-икътисади үсештән алда баручы территорияләр булдыру мәсьәләләрен карады.
Болардан тыш, очрашу кысасында республика кунакларын Татарстан Республикасы Биржа мәйданы мөмкинлекләре белән «Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлыгы» ДУПның генераль директоры Яков Геллер таныштырды.