РФ Дәүләт Думасына Россия иктисади үсеш министрлыгы әзерләгән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәтләр, эшләр, товарлар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 623906-6нчы федераль закон проектына төзәтмәләр кертелгән.
Документ белән тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү процедуралары регламентациясе өлешендә 44-ФЗга түләүләрне электрон формада кертү тәкъдим ителә, ул конкурентлы процедуралар уздыруның ачыклыгын, үтәкүренмәлелеген һәм торгларда конкуренцияне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты белән "универсаль электрон мәйданчык" аңлатмасын ныгыту һәм аның операторын билгеләүне кертү тәкъдим ителә.
Федераль закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 17 февралендә беренче укылышта кабул ителде.