Дәүләт Думасына МСП субъектларының сатып алуларга керү тәртибе турында закон проектына таләпләр кертелгән

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасына Россия Иктисади үсеш министрлыгы әзерләгән   "Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 821534-6нчы федераль закон проектына төзәтмәләр кертелде.

Закон проекты 2015 елда иктисадның тотрыклы үсеше һәм социаль  тотрыклылык планының 31нче пунктын башкару өчен эшләнгән

Документ  223-ФЗга  ярашлы рәвештә МСПның сатып алуларын киңәйтүгә юнәлтелгән. Төзәтмәләр белән әлеге законга эләкмәүче затлар ачыклана, сатып алу ысуллары исемлеге билгеләнә, заказчыларның вак җәмгыятьләрен төп җәмгыятьләр сатып алулары положениесенә кушылу мөмкинлеген һәм шулай ук РФ Хөкүмәтенең заказчылар өчен сатып алуларның тиешле  күләмен электрон формада билгеләү  хокукы бирелә.

821534-6нчы федераль закон проекты 2015 елның 22 июнендәге 1145-р    күрсәтмәсе белән  Дәүләт Думасына кертелгән. Дәүләт Думасында 2015 елның 15 сентябрендә беренче укылышта кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International