ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

14 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия  хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашып, Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә  кабул иткән 173-р(Стандарт) күрсәтмәсе  белән расланган Россия Федерациясе  субъектларында конкуренция үсеше стандартларын кертү мәсьәләсе турында сөйләште.

 

2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунального хуҗалыгы министрлыгында  «Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу» максатчан моделен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды һәм анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

 

2017 елның 15 февралендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә  «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Берләшмәсе коллегиясенең чираттагы утырышы булып узды.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Яр Чаллыда 2017 елның  13 февралендә Татарстан Республикасы  икътисад министры Артём Здунов 28нче комплекста яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда  Артём Здунов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм   2017 елга бурычлары турында сөйләде.

2017 елның 28 февралендә Мәскәүдә (Марриотт Роял Аврора) The Moscow Times эшлекле газетасы үзенең «Интеллектуаль мөлкәт: закон новеллалары һәм суд практикасы» махсус проектын тәкъдим итә.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2016 елның октябрендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алда – АСИ)  АНОда 2017 елда Форсайт-флотлар уздыру хокукына Россия Федерациясе регионнары өчен конкурс игълан ителде. 2016 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр  АСИ регионнардан заявкалар кабул итү алып барды.

2017 елның 10 февралендә РФ икътисади үсеш министры   Евгений Елин  РФ Дәүләт Думасының пленар утырышында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында ФЗ проектын тәкъдим итте.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Артем Здунов вакытында үзе укыган Казанның 5нче лицее өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Питрәч районының алдагы үсеше өчен резервы җитәрлек. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетның 2016 елгы социаль-икътисадый үсешенә һәм 2017 елгы бурычларына багышланган Питрәч район Советы  утырышында әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International