21 февральдә 2016 елның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Ольга Родина доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Министрлыкның эшмәкәрлекне яклау линиясе буенча эше, федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә яшәп килгән инфраструктура һәм яклау программалары турында сөйләде.
Ул шулай ук җирле үзидарә органнарын районның эшмәкәрлек берләшмәләре белән заявка бирү процессларында активрак катнашырга, закупка эшчәнлеген арттырырга, Биржа мәйданчыгы һәм МСП Порталы мөмкинлекләрен кулланырга, Россия Саклык банкы һәм «Google» компаниясенең «Бизнес класс» мәгариф проектында катнашу кысасында профессиональ осталыкны арттырырга, инновацион эшмәкәрлек инфракструктурасын үстерергә, экспорт эшчәнлегендә катнашуны арттырырга чакырды.