2003 елның 23нче декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясе банкларында физик затларның вкладларын иминиятләштерү турында” 177-ФЗ федераль закон страховой очрак килеп туганда акча алуны гарантияли. Кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий шулай ук страховой очрак.
Страховой очракта акчаны кире кайтару белән бәйле сораулар килеп туганда банк теркәлгән адрес буенча вакытлы администрациягә яки “Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 109240, Мәскәү, Высоцкий урамы, 4нче йорт (“кайнар линия” телефоны 8-800-200-08-05 (Россиядә шалтырату бушлай). Әгәр вкладчылар реестрында Сез юк икән
Әгәр вкладчылар реестрында Сез юк икән, акча түләүдән баш тартулары турында банк-агенттан язмача отказ кирәк. Аннары Вкладны иминиятләштерү агентлыгына үзеңнең риза булмавың турында гариза, таләпләрегезнең нигезле булуы турында өстәмә документлар тапшырырга кирәк.
Андый документлар булып түбәндәгеләр тора ала: банк вклады турында килешү, суд карары, приходный ордер, счетлар буенча выписка, башка документлар.
Бу очракта вкладчы алга таба ике вариант буенча эш йөртә ала.
Беренче вариант
Икенче вариант
1.Агентлыкка яки банкка счетлар буенча төзәтмә кертү язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Гариза үрнәген Агентлык сайтында (“Сорау һәм җавап” – “Сорау 44” бүлегендә) табарга була. Гаризаны карау статусын Вкладларны иминятләштерү агентлыгы сайтында ( “Вкладларны имиятләштерү” – “Килешмәү турында гариза статусын белү” бүлекләре) белергә мөмкин.
2. Төзәтмә керткәннән соң вклад буенча акчаны кайтару өчен мөрәҗәгать итү һәм страховой сумма күләмендә (1,4 млн сумнан да артык түгел) акчаны алу.
3.Алга таба банк карарына ярашлы рәвештә – страховкаланган кире кайтарылучы акчадан да күбрәк суммага беренче чират кредиторлар реестрына кертү турында ( 2002 елның 26 октябрендә чыккан 127-ФЗ “Банкротлык турында” федераль законның 189,87нче маддәсе) яки банкта булган акчагыз белән теләсә нәрсә эшли алу мөмкинлеге турында таләп итәргә.