Бүген Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында «2016 елда Яр Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән министр Артём Здунов чыгыш ясады.
Балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае холлында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә шулай ук Яр Чаллы компанияләре – ТОСЭР резидентлары ( социаль-икътисади үсештән алда баручы территорияләр) - Haier, «Тэмпо», «Заряд», «Техноанод», «Полихим Системс» заводлары, «Кама» АПКсы һәм «ТЭСК» ЧҖҖсе катнашты.
Илдар Халиков ТОСЭР резидентларына республика дәрәҗәсендә зур ярдәм күрсәтелүен, әмма компанияләргә продукция җитештерү үсешен булдыру һәм алга җибәрү өчен күбрәк көч куярга кирәклегенә басым ясады. «Беренче елда без сезгә ярдәм итү һәм сезнең продукция барлык федераль челтәрләрдә булсын өчен барысын да эшләдек» - дип мөрәҗәгать итте ул «Заряд» клюшкалар җитештерү компаниясе вәкилләренә.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов утырыш барышында 2026 елга компанияләр – Яр Чаллы ТОСЭР резидентларына 10 мең эш урыны булдырырга һәм 40 млрд сумга инвестицияләргә кирәклеген белдерде.
Алда, утырыш барышында Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев хисап доклады белән чыгыш ясап, шәһәр уңышларының беренче чиратта барлык чаллыларның хезмәт нәтиҗәсе булуын билгеләде.
2016 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 183 млрд сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы 115%ка җиткән.
Үсеш, беренче чиратта, «КАМАЗ» ПАҖнең динамик үсеше белән тәэмин ителә, сәнәгать өлкәсендә аның өлеше 47% тәшкил итә. Ел нәтиҗәләре буенча мэр иң яхшы предприятиеләр исәбенә кергән «Форд Соллерс» Холдингын, С. П. Титов исемендәге КБКны, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» ЧҖҖне, «ЦФ «КАМА»ЧҖҖне, «ТАТПРОФ» АҖне, «Сатурн» ЧҖҖне, «Челны Холод» ААҖне, «ЧЕЛНЫ- ХЛЕБ» АҖне һәм башкаларны атады.
Наил Мәгъдиев шәһәргә социаль-икътисади үсештән алда баручы (ТОСЭР) территориясе статусы бирелү икътисадны диверсификацияләү өчен реаль мөмкинлекләр бирүен билгеләде. Ел дәвамында әлеге карар кабул ителгәннән соң ТОСЭРга 7 предприятие керде, шәһәр икътисады 8,5 млрд сумга инвестицияләнде, 1,5 мең яңа эш урыны булдырылды.
«Без инвесторларны җәлеп итүнең бөтен юлларын да кулланачакбыз. Безнең 500дән дә ким булмаган кече һәм урта предприятиене урнаштыру мөмкинлеге бар», - дип билгеләде Наил Мәгъдиев.
Аннан соң мэр җентекләп, кече һәм урта бизнесны, төзелеш өлкәсен үстерү, торак-коммуналь хуҗалыгы турында сөйләде.
Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев 2017 елда ТОСЭРны үстерү планнары турында сөйләде. «Агымдагы елда без яңа инвесторларны җәлеп итү өчен бөтен мөмкиелекләрне кулланачакбыз һәм моның өчен бездә 500дән артык предприятиене урнаштыра алырлык 400дән артык гектар җир бар», - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең чыгышында Яр Чаллы күп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республикада лидер булуын билгеләде.