Наталья Таркаева Алабуга муниципаль район Советы сессиясе эшендә катнашты

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә өченче чакырылыш Алабуга муниципаль район Советының XIX (хисап) сессиясе булды. Чара 2016 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга бурычларына багышланды

 Йомгаклау утырышы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасын башкаручы  Алексей Песошин,  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин, өченче чакырылыш Алабуга шәһәр Советы депутатлары, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Чара башланыр алдыннан кунаклар шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре продукцияләре күргәзмәсе белән танышты.

Район башлыгы Геннадий Емельянов хисап докладында Алабуга муниципаль районының 2016 ел нәтиҗәләре буенча 45 муниципаль берәмлек арасында  социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренең гомуми рейтингында 14нчедән 9нчыга, үзәкле муниципаль берәмлекләр – республика буйсынуындагы шәһәр һәм шәһәр округлары арасында 8нчедән 5нчегә күтәрелүен хәбәр итте.

«Ел ахырына икътисадның реаль секторында уңай үзгәрешләр, сәнәгатьтә үсеш күзәтелде. Сәнәгать җитештерүе индексы 115,4%ка җитте. Җитештерүнең уңай динамикалы предприятиеләре саны артты. Зыянга эшләүче  предприятиеләр саны 46%ка кимеде ( 2015 елда – 48,5%)», - дип билгеләде Геннадий Емельянов.

Аның сүләренә караганда, гомуми инвестицияләр күләменең 40% тирәсе өлешен тәшкил иткән «Алабуга» икътисади зонасы аркасында район гомуми рейтингта 1 яшәүче исәбеннән инвестицияләр күләме буенча 5нче позицияне алып тора.

Болардан тыш, икътисад үсешенә кече һәм урта бизнес   предприятиятиеләре  сизелерлек өлеш кертә, аларның әйләнеше  2016 ел бәяләүләре буенча  узган ел белән чагыштырганда  7,3%ка артты һәм 30 млрд. сум тәшкил итте. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продуктта 33% дәрәҗәсендә бәяләнә.

Геннадий Емельянов республика дәрәҗәсендә якындагы 10 елда икътисади үсеш ноктасы буларак  Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры билгеләнүен искә төшереп узды. Кластер үсешләренең берсе булып «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү концепциясе тора. Концепциягә Алабуга районына бәйле 19 инвестиция  проекты керде, алар исәбендә: су белән тәэмин итү һәм су түгү челтәрләрен һәм объектларын төзү һәм реконструкцияләү; Кама елгасы, Куйбышев сусаклагычының Тойма елгасы култыгы яр буйларын икенче чиратта төзү һәм башка  проектлар.

 «Алабуга муниципаль районында эш активлыгын арттыру турында» доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева чыгыш ясады. Ул Алабуга эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итеп, аларга Татарстанда гамәлдә булган махсус дәүләт программаларында активрак катнашырга кирәклеген искәртте.

Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин чыгыш ясады.  Ул 2016 ел нәтиҗәләре буенча республиканың төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде. Алабуга турында сөйләп, Алексей Песошин районның регионда икътисади үсеш флгаманнарының берсе булуын билгеләде. Бу дәрәҗә район территориясендә «Алабуга» икътисади зонасы булу белән ирешелә.

Шулар белән бергә Алексей Песошин билгеләвенчә, Алабуга  Казаннан кала  асылы буенча музей-тарихи һәм туристик үзәк булып тора. Ул, тулаем алганда, район уңышларын бәяләде һәм 2016 елны аерым билгеләп, Алабуга районының рейтингның  берьюлы 5 пункты буенча күтәрелүен югары бәяләде. Алексей Песошин шәһәр җитәкчелегенә, депутатларга, авыл җирлекләре башлыкларына  республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең хезмәт сөчәнлек  уңышларның нигезе булып тора, рәхмәт сезгә!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International