«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды » НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә «BUYBRAND FranchiseMarket» франшизларын сату һәм сатып алу буенча күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ул 2017 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХның 75нче павильонында була. BUYBRAND FranchiseMarketта Россия һәм Халыкара франшизлар һәм шулай ук бизнес старты өчен кирәкле продуктлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең оештыручысы булып Россия һәм Көнчыгыш Европаның зур күргәзмәләре – BUYBRAND Expo Халыкара күргәзмәләрен төзүче EMTG компаниясе тора. 2002 елдан EMTG компаниясе В2В (франчайзинг, вендинг, лицензияләү) сегментында Халыкара күргәзмәләр һәм конференцияләр уздыру белән шөгыльләнә. 15 ел эчендә EMTG бөтен дөньядан 120 000нән артык эшмәкәр килеп киткән Россиянең төрле регионнарында 78 Халыкара күргәзмә һәм конференция уздырган.
Франчайзинг концепцияләре бизнеста инвестицияләр күләменә ярашлы рәвештә төркемләп күргәзмә территорияләренә бүленәчәк:
1 500 000 сумга кадәр.
1 500 000 нән 5 000 000 сумга кадәр.
5 000 000нән 15 000 000 сумга кадәр.
15 000 000 сумнан артык.
Күргәзмә яңа сезонда, ягъни сентябрьдә бизнес ачарга теләүчеләр өчен исәпләнгән, димәк яздан ук алар вариантлар эзләү белән шөгыльләнәчәк.
«BUYBRAND FranchiseMarket» күргәзмәсе турында тагын да җентекле мәгълүмат белән проект сайтында танышырга була: http://www.buybrandexpo.com/market яисә телефон аша: +7 (495) 249-11-09