21 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова катнашында, 2016 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 ел бурычлары буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы вәкаләтле органнары утырышы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул министрлыкның эшмәкәрлекне яклау линиясе буенча башкарылган эше, инфраструктурасы һәм федераль һәм региональ дәрәҗәдә яшәп килгән программалар турында җентекләп сөйләде («Лизинг-грант», «Программа 6,5» һәм башкалар).
Министр урынбасары җирле үзидарә органнарын районның эшмәкәрлек берлекләре белән бергә заявкалар бирү барышында активрак катнашырга, сатып алу эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга, Биржа мәйданчыкларының һәм МСП Порталының яшәп килгән мөмкинлекләрен кулланырга, Россия Саклык Банкының «Бизнес класс» һәм «Google» компаниясенең мәгариф проектында катнашу кысасында һөнәри осталыкны арттырырга, яшьләр инновацион үзәге төзү юлы белән инновацион эшмәкәрлек инфраструктурасын үстерергә, соңгы нәтиҗәсендә районның конкуренциясе үсешенә китергән экспорт эшчәнлегендә катнашуны киңәйтергә чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында конкуренцияне арттыру максатыннан чыгып, конкуренция үсеше Стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерү Стандартын кертү турында килешүләр төзелгән. Конкуренцияне үстерү Стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсеше өчен шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимул тудыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р Күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма властенең вәкаләтле органы булып тора.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат «Конкуренцияне үстерү» бүлегендә бирелгән - http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).