ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

«Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖ клиентларына, вкладларны аеру буенча гамәлләргә бәйле «Вкладларны иминиятләштерү Агентлыгы» дәүләт корпорациясе вкладлары буенча түләүләрне каплау реестрына кермәгән  физик затларга; вкладлар буенча түләүләрне каплау күләме белән риза булмаган физик затларга; шулай УК АСВга запрос җибәреп, рәсми җавап алмаган физик затларга хәбәр итәбез.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән  предприятиеләрен «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр егерменче Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Ул 2017 елның 23еннән 26 майга кадәр Минск шәһәрендә була (Беларуссия Республикасы). Рәсми яклауны  Белоруссия Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.

 

РФ Хөкүмәте 2017 елның 3 мартында БДБ илләре арасында дәүләт сатып алулары өлкәсен көйләү кагыйдәләре һәм процедуралары турында беркетмәне ратификацияләү турында закон проектын кабул итүгә ризалык бирде.

 

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорация» АҖ эшләгән «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы уздырылуы турында хәбәр итәбез.

 

2017 елның 4 мартында  Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 7нче  Спартакиадасы чаңгы узышларыннан башланып китте. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт базасында узды.

 


4
март, 2017 ел
шимбә

Россия Банкының 2017 елның 3 мартындагы ОД-542, ОД-546, ОД-550нче боерыклары белән «Татфондбанк»ПАО,  «Интехбанк»ПАО һәм «АНКОР БАНК» (АҖ) лицензияләре алынып, «Түли алмау (банкротлык) турында» Федераль законга ярашлы рәвештә, конкурс управляющие билгеләнгәнче яисә  «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 23,1нче маддәсенә ярашлы рәвештә, ликвидатор билгеләнгәнгә кадәр Россия Банкы хезмәткәрләреннән торган  вакытлыча администрация билгеләнде.

 


3
март, 2017 ел
җомга

Россия Икътисади үсеш министрлыгы үзенең 2017 елның 27 гыйнварындагы  Д28и-336нчы хаты белән  закупкада катнашучының  генподряд буенча эшләргә рөхсәте турында кенәгә күрсәтергә яисә закупкалар буенча документлар тутыруга карап, капиталь төзелешләр объектлары иминлегенә тәэсир итә торган эш төрләренә рөхсәтен күрсәтергә тиешлеге турында аңлатма бирә.

 

Россия Хөкүмәтенең 2017 елның  16 февралендәге 197нче Карары белән якынча хәвеф-хәтәр чыгу очрагы кулланылган дәүләт контроле төрләре исемлегенә хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив актлар үтәлешенә федераль дәүләт күзәтчелеге белән тулыландырылган.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар ае өчен социаль-икътисади үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

 

Чара 2017 елның 7 апрелендә Г.В. Плеханов исемендәге РЭУда була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International