Дәүләт Думасына тышкы реклама куюга рөхсәт бирү буенча хезмәтләрне оптимизацияләүгә юнәлтелгән закон проекты кертелде

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

«Реклама турында» Федераль законның 19нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында » федераль закон проекты каралды һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында хупланды һәм тиешле тәртиптә 2017 елның 18 апрелендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертелде.

Закон проекты белән реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм файдалануга рөхсәт бирү буенча хезмәтләр алу, шундый рөхсәтләр  алуга  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) Бердәм порталы» федераль дәүләт информацион системасы аша электрон документ формасында (язма формада да булырга мөмкин) гариза бирү мөмкинлеге каралган.

Закон проектын гамәлгә ашыру югарыда әйтелгән хезмәт бирү процессын  оптимальләштерергә һәм гадиләштерергә мөмкин.

2017 елның 19 апрелендә икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча Дәүләт Комитеты закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасы Советына бирү турында карар кабул итте.

 Федераль закон проекты белән биредә танышырга була.

Шул ук вакытта шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасында реклама конструкциясен куюга һәм файдалануга рөхсәт бирүгә күчү буенча эшләр электрон төргә күчерелгән инде. Гариза бирү һәм әлеге хезмәт статусын  электрон төрдә күзәтеп тору мөмкинлеге Казан шәһәре башкарма комитетында пилот режимда  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гамәлгә ашырылган (https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/7338).

Тест файдалануы тәмамланганнан соң әлеге практика бөтен республика буенча кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International