ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.

 

2017 елның  13еннән 18 майга кадәр Мәскәүдә 20 регионнан операторлар программасы вәкилләре катнашкан  Россия экспорт үзәге (РЭЦ) Белем бирү программасының булачак тренерлары өчен чираттагы сессиясе булып узды.

 

"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында бүген беренче кат «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә "Корстон" КСКК мәйданнарында урнашты.

 

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында NISPAcee «Дәүләт секторында идарә инновацияләре» 25нче конференциясе ачылды.

 


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Кама инновацион территориаль-производство кластеры» коммерция булмаган партнерлык»  (ИННОКАМ) Ассоциациясенең Кадрлар комитеты карарын гамәлгә ашыру кысасында һәм «Казан ачык талантлар университеты 2.0» АНО  һәм  ИННОКАМ арасында аралашу килешүе нигезендә 13-14 майда  Казан кооператив институты базасында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, производство мастерлары, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында   профориентация өчен җаваплы хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.

 

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов «Мин: 2.0. Һәрберебезнең трансформациясе мөһимлеге» темасына лекция укыды.

 

 Россия Федерациясе  Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2016 елның 17 маенда  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Контроль-күзәтчелек нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм кертүнең төп юнәлешләрен раслау турында» 934-р күрсәтмәсенә  үзгәрешләр  әзерләнгән. Әлеге үзгәрешләр контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәле күрсәткечләрен билгеләүнең  база моделенә кагыла.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» НО директоры  Дилүс Шәвәлиев 17 майда икътисад өлкәсендә таләп ителгән Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү Федераль хезмәт Идарәсенең яңа продукция җитештерү буенча бердәм тәкъдимнәр эшләү һәм кертү  максатыннан чыгып, УФСИН (ФКУ ИК-2, ФКУ ИК-18, ФКУ ИК-19) территорияләрендәге  өч производство мәйданчыгында булды. Производство мәйданчыкларында булганда министр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гамәлдәге бизнесы белән танышты. Кайбер эшмәкәрләр - «Мастер стар» ЧҖҖ, Алькор ЧҖҖ,  ТПФ Центрокон ЧҖҖ, ИП Саләхов М.И. һәм башкалар кебекләрнең  эшчәнлеге нәтиҗәләре югары бәяләнде. Мәйданчыкларны караганнан соң УФСИН вәкилләре белән киңәшмә уздырылып, анда  УФСИН территориясендә җитештерелгән продукциягә сорауны арттыру буенча төп чаралар каралды.

 

 Татарстан Республикасында  производство предприятиеләре – кече һәм урта бизнес субъектларына  техник аудит уздыру максатыннан эш төркеме төзелде, шулар нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр ясалачак һәм технологик процессларны  роботлаштыру  һәм  автоматлаштыру мөмкинлекләре ачылачак.

 


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Мамадыш шәһәрендә  муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренеӊ зона семинар-киӊәшмәсе булды. Масштаблы чара  Мамадыш муниципаль районында республиканыӊ күрше районнарыннан   130дан артык кунак һәм шулай ук  15 министрлык һәм ведомстводан вәкилләр җыелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International