«Кама ЦКР» АНО санлы производствоны үстерүне гамәлгә ашыра башлады

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында  производство предприятиеләре – кече һәм урта бизнес субъектларына  техник аудит уздыру максатыннан эш төркеме төзелде, шулар нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр ясалачак һәм технологик процессларны  роботлаштыру  һәм  автоматлаштыру мөмкинлекләре ачылачак.

Искәртеп узабыз,  2016 елныӊ сентябрендә Яр Чаллыда  «Санлы  производство һәм  автомобиль сәнәгате» машиналар төзү кластер форумы булып, анда  « Татарстан Республикасы сәнәгать робототехникасы Берлеге» төзү турында Килешүгә кул куелды, аныӊ кысасында  Кама ЦКРы һәм  «Сименс» роботлар сәнәгать дөнья индустриясе лидерлары  һәм  «КУКА» интеграторлар белән бергә  предприятиеләр –  технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру исәбенә техник җиһазланыш паркыныӊ эш нәтиҗәсен арттыру һәм производствоны оптимальләштерүгә юнәлтелгән Машиналар төзү кластерында катнашучыларга бушлай техник аудит уздыру планлаштыралар.

Техник аудит – бу җиһазлар һәм персонал эшендә тар урыннарны билгеләүне,  аз хезмәт чыгымнары һәм зур җитештерүчәнлек производствосы средсволарын сайлау  буенча тәкъдимнәр разработкасын, шулай ук дәүләт ярдәме программасын сайлау һәм автоматлаштырылган яисә роботлаштырылган  производствоны эшләтеп җибәрүгә кадәр  озатуны кертү. Шулай ук шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен мондый техник аудит бөтенләй бушлай, ә тәҗрибәле вендерлар һәм интеграторлар эшләгән тәкъдимнәр бизнесны алда үстерү өчен кыйммәтле информация булачак.

2017 елныӊ май башыннан  Кама  ЦКРы  производство предприятиеләре – Татарсан Республикасы территориаль-өлкә һәм сәнәгать кластерларыныӊ катнашучылары һәм шулай ук потенциаль резидентлары булган  кече һәм урта бизнес субъектлары  берничә техник аудитта катнашты. Бу елга планга санлы производствоны үстерү буенча проектны гамәлгә ашыру кысасында тулы масштаблы маркетинг тикшерүе уздыру кертелгән.

Техник аудит уздыру белән  кызыксынган очракта һәм уӊай карар кабул ителгәндә Сезнеӊ  Кама ЦКР вәкилләре белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз.

Контактлар: 8 843 202 39 40,  galiev@kamaklaster.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International