Россия Икътисади үсеш министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең база моделе эшләнеп бетте

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

 Россия Федерациясе  Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2016 елның 17 маенда  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Контроль-күзәтчелек нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү һәм кертүнең төп юнәлешләрен раслау турында» 934-р күрсәтмәсенә  үзгәрешләр  әзерләнгән. Әлеге үзгәрешләр контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәле күрсәткечләрен билгеләүнең  база моделенә кагыла.

Искәртеп узабыз, документның гамәлдәге редакциясе контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын уздыру бурычын исәпкә алып, контроль-күзәтчелек органнары өчен ярашлы нәтиҗәлелек күрсәткечләрен  һәм эчтәлеген сайлау юлларын билгели.

Эшләнгән күрсәтмә проекты түбәндәгеләрне күздә тота:

- контрольгә алынган өлкәнең торышы, төзәтү өчен контроль ведомстволары эшчәнлеге юнәлтегән негатив күренешләр (янгыннар, әйлән-тирәне пычрату, аварияләр, эпидемияләр һәм башкалар) исемлеге;

- тәкъдим итү характерындагы аерым күрсәткечләрне  (нәтиҗәлелеге, бизнес чыгымнары) исәпләү формуласы: ведомстволар контроль (күзәтчелек) төре үзенчәлеген исәпкә алып, формулаларны һәм башка норматив актларны һәм ведомствоның  методик рекомендацияләрен куллануны үзләре сайлый алалар

Болардан тыш, база моделен контроль закупка, «контактсыз» контроль (контрольгә алынган субъектлар белән аралашмыйча башкарыла), мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү кебек контроль чаралар уздыруның яңа формалары өчен күрсәткечләр исемлеге белән  тулыландыру тәкъдим ителә.

База моделе яңартылганда аерым контроль төрләре мисалында 2016 елның маеннан алып сентябрьгә кадәр  үткәрелгән нәтиҗәлелек һәм сыйфат бәяләү системасын кертү буенча пилот проекты нәтиҗәләре исәпкә алынды. Перспективада яңартылган база моделе контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең барлык төрләренә һәм дәрәҗәләренә таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International