Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында NISPAcee «Дәүләт секторында идарә инновацияләре» 25нче конференциясе ачылды.
NISPAcee – бу UNPAN (Дәүләт идарәсен аккредитацияләү буенча Европа ассоциациясе) региональ үзәге булган Үзәк һәм Көнчыгыш Европада институтлар һәм дәүләт идарәсе мәктәпләре челтәре. NISPAcee чараларыныӊ максаты – белем һәм осталыкны арттыру, дәүләт идарәсенеӊ актуаль проблемалары хәл итүнеӊ оптималь карарларын эзләүдә көчләрне берләштерү. Алдагы өч көн дәвамында дәүләт, региональ һәм җирле үзидарәне реформалаштыру, регионара хезмәттәшлек, дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, идарә итү барышында IT-технологияләр үзләштерү кебек аспектларны карау булачак.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан дәүләт органнарында уӊышлы кулланыла торган дәүләт һәм муниципаль идарә системасында республика ирешкән уӊышлар турында сөйләде, шулай ук конференциядә катнашучыларга оптималь структуралар һәм идарә технологияләре өлешендә практик тәкъдимнәр эшләүдә уӊышлар теләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан конференциянеӊ пленар утырышында министр урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул республиканыӊ стратегик планлаштыру системасы, Татарстан дәүләт секторында инновация эшчәнлегенеӊ приоритет юнәлешләре, шул исәптән электрон документ әйләнеше, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, «Ачык Татарстан», «Халык контроле» порталы, индикатив идарә системасына «Халык инспекторы » кушымтасы һәм башка юнәлешләр турында сөйләде.
Казанда 20 майга кадәр булачак «Дәүләт секторында идарә инновацияләре» NISPAceе конференциясендә 35 илдән 150дән артык кунак катнаша: Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, АКШ, Франция һәм ЮАР, ООН, дәүләт идарәсе мәктәпләре һәм институтлары Халыкаара Ассоциациясе (IASIA), Франция дәүләт гражданлык мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча Илкүләм үзәк (CNFPT), дәүләт идарәсе Америка җәмгыяте (ASPA) вәкилләре, Үзәк һәм Көнчыгыш Европаныӊ 10ан артык университетыннан ректорлар.