«Кама инновацион территориаль-производство кластеры» коммерция булмаган партнерлык» (ИННОКАМ) Ассоциациясенең Кадрлар комитеты карарын гамәлгә ашыру кысасында һәм «Казан ачык талантлар университеты 2.0» АНО һәм ИННОКАМ арасында аралашу килешүе нигезендә 13-14 майда Казан кооператив институты базасында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, производство мастерлары, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында профориентация өчен җаваплы хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
Беренче модульнең төп темалары булып профпробалар һәм производство туризмын оештыру булды. Курсны тыңлаучылар арасында «Татнефть» ПОА, «КАМАЗ» ПАҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Аммоний» АҖ, «КамЭнергоРемонт» ЧҖҖ, «Магнолия» ЧҖҖ, FordSollers компанияләре хезмәткәрләре һәм шулай ук Кама кластерына кергән белем учреждениеләре вәкилләре бар иде.
Искәртеп узабыз, «Карьера навигациясе остазы» исеме астындагы курс предприятиеләрдә остазлык институтын модернизацияләү, производствога потенциаль кандидатлар сайлау, яшь белгечләрне озатып бару һәм адаптацияләү өчен махсус эшләнгән. Курс 1елга исәпләнгән. Курс программасының гомуми күләме - 520 сәгать.