Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Мамадышта зона семинарында катнашты

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Мамадыш шәһәрендә  муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренеӊ зона семинар-киӊәшмәсе булды. Масштаблы чара  Мамадыш муниципаль районында республиканыӊ күрше районнарыннан   130дан артык кунак һәм шулай ук  15 министрлык һәм ведомстводан вәкилләр җыелды.

Семинар-киӊәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан семинар-киӊәшмәдә  доклад белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.

Ул үз чыгышында эшмәкәрлекне яклау өлкәсендә министрлык уздырган эш,  инфраструктура һәм  федераль һәм  региональ дәрәҗәләрдә яшәп килгән яклау программалары турында  («Лизинг-грант», «Программа 6,5» һәм башкалар) җентекләп сөйләде.

Булат Хаҗиәхмәтов җирле үзидарә органнарын районныӊ эшмәкәрлек берлекләре белән бергә заявка процессларында активрак катнашырга,  закупка эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм арттырырга, Биржа мәйданчыгы һәм  МСП Порталыныӊ яшәп килгән мөмкинлекләрен кулланырга, Россия Сбербанкыныӊ һәм  «Google» компаниясенеӊ «Бизнес класс» белем бирү проектында катнашу кысасында профессиональ осталыкны арттырырга, яшьләр инновация иҗаты Үзәген төзү юлы белән эшмәкәрләр инновация инфраструктурасын үстерергә, районда соӊгы нәтиҗәдә конкуренция үсешенә китергән экспорт эшчәнлегендә катнашуны киӊәйтергә чкырды.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында   конкуренция үсеше Стандарты үсеше таләпләрен гамәлгә ашыру кысасында   муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзелгән. Конкуренция үсеше Стандарты регионныӊ товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсеше шартларын төзүгә, региональ власть органнары эшенеӊ үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм  административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән. Татарстан Республикасы Министлар Кабинетыныӊ   2014 елныӊ 6 маендагы  799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы вәкаләтле башкарма власть органы булып тора.

Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат   Министрлыкныӊ  «Конкуренция үсеше» сайтында урнаштырылган - http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International