ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

2017 елның 9ыннан 11 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  күрсәтмәсе буенча  республикада  «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе белән бергә дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре өчен  «Татарстан Республикасында проект идарәсе моделе» белем программасы уздыра.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 815нче карарына ярашлы рәвештә 2017 елда «Иң яхшы муниципаль практика» (алда – конкурс) Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен уку семинарлары уздыра.

 

"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкасы өлкәсендә контракт системасы турында" 44нче–ФЗ Закон нормаларына ярашлы рәвештә ачык конкурста катнашуга язма формада бирелгән бөтен битләр тегелгән һәм номер сугылган булырга тиеш. Андый заявка составына  кертелгән бөтен документлар язылган һәм ачык конкурста катнашучы (юридик зат өчен, булса) мөһере сугылган һәм ачык конкурста катнашучының  яисә ачык конкурста катнашучы вәкаләтле затының имзасы куелган булырга тиеш.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО  республика эшмәкәрләренә 15 июньдә импортны алмаштыру өлкәсендә «ПРИОРИТЕТ-2017» Илкүләм Премиясендә катнашырга заявкалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлану турында хәбәр итә. Заявкалар кабул итүнең беренче этабы кысасында заявка биргән компанияләргә аеруча зур информацион ярдәм күрсәтелә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

 


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерция булмаган оешма (алда – Фонд)  хәбәр итүенчә, «Ак Барс» Банк ПАҖ  Фонд белән бергә эшмәкәрләр - «Татфондбанк» ПАҖ  һәм «Интехбанк» ПАҖ клиентлары өчен  «АК БАРС – ярдәмгә банк гарантиясе» (алда - Программа) ташламалы нигездә   электрон торгларда катнашу мөмкинлеген биргән программа эшләде.

 

 ВТБ банкы җитәкчелеге бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

 

Дүрт инвестицион проект бүген Татарстан Республикасы президиумы  Инвестицион совет утырышында хупланды.

 

2016 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («МСП»Корпорациясе» АҖ) тарафыннан башлап җибәргән яисә гамәлдәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен (МСП) комплекслы белешмәлек ресурсы булып торган МСП Бизнес-навигаторын эшләде һәм файдалануга тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International