Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО республика эшмәкәрләренә 15 июньдә импортны алмаштыру өлкәсендә «ПРИОРИТЕТ-2017» Илкүләм Премиясендә катнашырга заявкалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлану турында хәбәр итә. Заявкалар кабул итүнең беренче этабы кысасында заявка биргән компанияләргә аеруча зур информацион ярдәм күрсәтелә.
«ПРИОРИТЕТ» Премиясе — товарлар һәм хезмәтләрне конкурентлы алмаштыру өлкәсендә җитештерүчеләрне яклау һәм бүләкләү өчен оештырылган елга бер тапкыр уздырыла торган конкурс. Конкурс профильле министрлыклар һәм Россия ведомстволары – Минпромторг, Минсельхоз, Минэнерго, Минкомсвязь һәм шулай ук РСПП, ТПП РФ, «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмалары һәм Россия ФАСы ярдәмендә уздырыла. 2017 елда «ПРИОРИТЕТ-2017» премиясендә 450дән артык компания катнашуы көтелә. Узган елда импортны алмаштыру өлкәсендә «Приоритет-2016» премиясе 29 төп номинация буенча илнең 45 регионыннан 296 катнашучыны җыйды.
Конкурста катнашуга шәхси производствоны җайлау һәм үстерүдә, яңа технологияләр, перспективалы идеяләр һәм проектлар эшләүдә, импортны алмаштырган продуктлар, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүдә уңышка ирешкән товарлар һәм хезмәтләр өлкәсендә эшләүче Россия компанияләре чакырыла.
«ПРИОРИТЕТ-2017» премиясендә төрле милек формасындагы һәм оештыру структурасындагы компанияләр һәм оешмалар – зур корпорацияләр, шулай ук урта һәм кече предприятиеләр катнаша ала. Заявканы премиянең рәсми сайтында бирергә була prioritetaward.ru/participate
Катнашуга һәр заявка башта квалификацияле сайлау уза. Сайлау нәтиҗәләре буенча претендентка Номинант исеме бирелә һәм ул катнашучыга номианцияләрнең һәрберсендә Лауреат исеме һәм «ПРИОРИТЕТ-2017»нең махсус премияләре өчен көрәштә катнашу мөмкинлеге бирә. Лауреатларны власть, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре кергән бәйсез Эксперт советы билгели.
Импортны алмаштыру өлкәсендә Илкүләм премия номинантларын һәм лауреатларын бүләкләү тантаналы церемониясе РФ ТПП конгресс–үзәгендә 2017 елның 26 октябренә планлаштырылган.
Шулай ук яңа информацион-консультатив интерактив мәйданчык – узган елгы премия лауреатлары һәм номинантлары керәчәк «Приоритет» импортны алмаштыру лидерларының эшлекле клубы»н төзү турында карар кабул ителде. Аның төп максаты предприятиеләр – импортны алмаштыру процессында актив катнашучыларны бер-берсе, власть институтлары һәм җәмгыятьләр белән озак вакытлы нәтиҗәле коммуникацияләр төзү. Клуб әгъзаларын бай программа көтә: бизнес–форумнар, эшлекле иртәнге ашлар, махсус пресс–турлар кебек төрле форматтагы эшлекле чаралар һәм башкалар. Аларга ил һәм чит ил базарларында аларның продукцияләрен сатуга ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле информацион мөмкинлекләр, шулай ук консалтинг һәм ышанычлы партнерлардан башка хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Эшлекле клуб эше кысасында 29 июньдә зур старт чарасы – Россия экспорт үзәге (РЭЦ) һәм «Российская газета» ярдәмендә «Экспорт приоритетта: импортны алмаштыру продукциясе экспорт потенциалы барьерларын ничек җиңү һәм гамәлгә ашыру» Бизнес-форумы була.