2017 елның 28 маендагы 100нче Федераль законга ярашлы рәвештә «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законга һәм административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» ярашлы Федераль законга 2017 елның 7 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.
Алда 12 июньдә – Россия көнен, 25 июньдә Ураза Бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасы дәүләт һәм мунципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиаллары («Мои документы» офислары) түбәндәге график буенча эшли:
20017 елның 23еннән 24 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта «Россия регионнарында һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: инструментлар һәм гамәлгә ашыру ресурслары» XVI Гомумроссия форумы узачак.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контрольлек (күзәтчелек) турында" закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны дәүләти җайга салу һәм дәүләт контролендә тоту нигезләрен раслау турында" 2017 елның 22 маендагы 978-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясендә балаларның ялын һәм аларны савыктыруны тәэмин итү буенча өстенлекле максатлар, бурычлар һәм механизмнар расланды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ вәкилләре катнашында брифинг булды, анда Татарстан делегациясенең Петербургтагы халыкара икътисад форумында – ПХИФ-2017 катнашуына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасының экспортка ярдәм үзәге булган "Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 10 нчы халыкара "TurkmenConstruction 2017" төзелеш күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 24 августыннан 26сына кадәр Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә (Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасының күргәзмәләр комплексында) узачак.
3 июньдә "Буревестник" бассейнында Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары командалары арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Спартакиадада 31 команда катнашты. Ярышлар ирекле стиль белән 4х50 эстафетасы рәвешендә узды. Булат Хаҗиәхмәтов, Ильяс Галимов, Тимур Әһлиуллин, Сергей Долгов, Владимир Иванык һәм Инсар Сәгыйтов составындагы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы җиденче булып финишка килде.