«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерция булмаган оешма (алда – Фонд) хәбәр итүенчә, «Ак Барс» Банк ПАҖ Фонд белән бергә эшмәкәрләр - «Татфондбанк» ПАҖ һәм «Интехбанк» ПАҖ клиентлары өчен «АК БАРС – ярдәмгә банк гарантиясе» (алда - Программа) ташламалы нигездә электрон торгларда катнашу мөмкинлеген биргән программа эшләде.
Программа буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары – «Татфондбанк» ПАҖ һәм «Интехбанк» ПАҖ клиентларына Банк гарантияләре алу мөмкинлеген карый, Банк гарантиясенең максималь суммасы 10,0 млн. сум, Фонд поручительлеге белән залогсыз Банк гарантиясе суммасының 50% ына кадәр.