Алматы шәһәрендә (Казахстан Республикасы) 2017 елның 14еннән 17 июньгә кадәр «Мебель һәм Интерьер» XXII Казахстан Халыкара күргәзмәсе уза.
«ТатКлиматМаш» ЧҖҖ һәм «Венские вафли» ЧҖҖ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә төзелгән (моношәһәрләр) алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләр резидентлары реестрына кертелгән һәм шуңа ярашлы рәвештә «Яр Чаллы» алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең (алда – ТОСЭР) 8нче һәм 9нчы резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан алып ТОСЭР резиденты итеп таныла.
2011 елдан кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше үрнәкләрен популярлаштыру һәм регионнарда эшмәкәрлек һәм инвестиция климатын булдыру кысасында эшмәкәрләр өчен «Бизнес территориясе – яшәү территориясе» Бөтенроссия форумы уздырыла. Проектның оештыручылары булып «РОССИЯ ТЕРӘГЕ» кече һәм урта эшмәкәрлек Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән бергә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерция булмаган оешмасы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тора.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717нче-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә рәвештә керергә мөмкин булган Татарстан Республикасы көйләүче заказчылары закупкалары планнары проектларының ярашуын бәяләүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук «Татэнерго» АҖ, «ТАТМЕДИА» АҖ, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре капиталь төзелеше һәм энергия саклаучы технологияләр үсеше идарәсе» АҖ, «Татагролизинг» АҖ вәкилләре катнашты.
Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча Федераль корпорациянең директорлар советы (МСП Корпорациясе) тарафыннан Татарстан Республикасын ташламалы лизинг җиһазлары программасын гамәлгә ашыру кысасында региональ лизинг компаниясен раслау хокукына Россия Федерациясе субъектларын конкурс сайлавы җиңүчесе итеп тану турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе 2 млрд. сум устав капиталы белән акционерлык җәмгыять формасында оештырылачак һәм ул МСП Корпорациясенең 1,5 млрд сум һәм Татарстан Республикасының 500 млн сум күләмендәге взносы исәбенә төзеләчәк.
Лизинг программасы катнашучылары булып сәнәгать җиһазларын, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендә җиһазлар һәм башка югары технологиядәге җиһазларны лизингка сатып алырга теләгән шәхси һәм кече предприятиеләр торырга мөмкин. Чит илдә җитештерелгән җиһазларга лизинг буенча иң зур соңгы ставка елына 8%, үзебезнең илдә җитештерелгән җиһазлар өчен - елына 6%, аванс түләве – 15%тан алып тәшкил итә, лизинг килешүе срогы – 60 айга кадәр. Беренче лизинг килешүләрен төзү 2017 елның сентябренә планлаштырыла.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов билгели: «Региональ лизинг компанияләре хезмәтеннән 2017 елда ук 200дән артык шәхси һәм кече эшмәкәрлек предприятиеләре файдалана алачак һәм ул әлеге предприятиеләргә зур заказчылар закупкаларында катнашырга һәм закупкалар базары 2017 елда 2 трлн сумнан артык исәпләнгән зур корпорацияләр исәбенә керергә мөмкинлек бирәчәк».
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитика үзәгендә (Мәскәү, Академик Сахаров ур., 12нче йорт) 2017 елның 4 июлендә «Дәүләт бизнесының стратегик партнерлыгы: эшмәкәрлекне яклау дәүләт ярдәме механизмнары» эшлекле форумы була (алда – Форум).
2017 елның 16 июнендә Санкт-Петербург химико-фармацевтика Академиясе мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ярашлы практикалар кафедрасы ярдәмендә оештырылган : «Фармацевтика өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары» темасына семинар була.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО экспортка юнәлтелгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен Туниста бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бару 2017 елның июне ахырына һәм июль башына планлаштырылган.
Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын Конкурс сайлавы игълан ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның 15 июнендә 14:00 сәгатьтә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын аккредитацияләү буенча Комиссия утырышы булачагын хәбәр итә һәм анда конкурс сайлавына бирелгән заявкалар каралачак. Булачак аккредитациягә 5 заявка бирелде, шуларның 4сенә аккредитацияләү рөхсәт ителде.
Ү