«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясе буенча заявкалар кабул ителә

2017 елның 9 июне, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августындагы 815нче карарына ярашлы рәвештә 2017 елда «Иң яхшы муниципаль практика» (алда – конкурс) Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Конкурс муниципаль идарәне оештыру һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле сорауларын хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикалары үрнәген ачыклау, бүләкләү һәм тарату максатыннан үткәрелә.

Конкурс ике этапта узачак: региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә. Конкурсның республика этабын оештыру максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинатының 2017 елның 27 маендагы 313нче карары белән   «Иң яхшы  муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турында Положение һәм шулай ук Конкурсның республика этабын оештыру һәм уздыру буенча Конкурс комиссиясе составы расланды.

Конкурста шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре катнаша ала һәм алар түбәндәге категорияләр буенча бүленә:

I категория – шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;

II категория – авыл җирлекләре.

Конкурс өч номинациядә уздырылачак:

1.Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкны уңайлы тирәлек белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше;

2.Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү;

3.Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрне нәтиҗәле «кире элемтә» белән тәэмин итү, территориаль җәмәгать үзидарәсе үсеше һәм гражданнарны башка формалардагы җирле үзидарә  алып баруга җәлеп итү.

«Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар идарәсе» номинациясе буенча материалларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы катнашында   муниципаль берәмлекләр әзерли.

Республика муниципаль берәмлекләренең «Муниципаль икътисади сәясәт һәм  муниципаль финанслар идарәсе» номинациясе буенча  конкурс заявкалары агымдагы елның 15 июненә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына бирелә (Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт).

Заявка формасы һәм муниципаль берәмлекләр конкурс заявкаларын бәяләү ысулы Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының 2016 елның 9 декабрендәге 798нче боерыгы белән расланган.

Конкурсның региональ этабы җиңүчеләрен сайлау нәтиҗәләре 20 июльгә кадәр  федераль конкурс комиссиясенә бирелә һәм ул Россия Минстрое һәм Россия Минюсты раслаган муниципаль берәмлекләр конкурс заявкаларын бәяләү ысулын исәпкә алып бәяләнәчәк.

Конкурс җиңүчеләрен Россия Хөкүмәте дипломнары белән бүләкләячәкләр. Муниципаль берәмлекләр – конкурс җиңүчеләре урнашкан Федерация субъектлары бюджетлары конкурс җиңүчеләренә премия бирү өчен җирле бюджетларга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар биреләчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Минстрой, Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Минюсты конкрет номинацияләрдә иң яхшы муниципаль практика турында мәгълүмат бастырып чыгарачак.

Бөтенроссия конкурсы шартлары белән тулырак Территориаль үсеш бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International