Дүрт инвестицион проектны ТР Инвестицион совет президиумы утырышында хуплап чыктылар

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Дүрт инвестицион проект бүген Татарстан Республикасы президиумы  Инвестицион совет утырышында хупланды.

Утырышны  Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

 Видеоконференцэлемтә режимында  Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск муниципаль районы элемтәгә керде.

Беренче булып пеностеклодан җылылык изоляциясе җитештерү буенча предприятие төзелеше проекты тәкъдим ителде. Проект турында   «Ай Си Эм Гласс» (Калуга өлкәсе) ЧҖҖ генераль директоры Максим Никулин сөйләде. Пеностекло кебек материал янмый, дым сеңдерми, экологик чиста. Чимал булып  стеклобой тора (куллану күләме елына  20 мең  тонна). Производство «М-7» индустриаль парк территориясендә,  2 га. участокта урнашырга җыена Көтелгән производство күләме – елына  150 мең  кубометр.

Аның артыннан ашлыкны тирән эшкәртү буенча заводны реконструкцияләү һәм төзү проекты булды.  «Гран Групп»  ЧҖҖ директоры Ләйсән Хәйретдинова проектның  Әлмәт районында (Новотроицк шәһәре) урнашачагы турында сөйләде, элек анда 2011 елда  ябылган «Татспиртпром» заводы булган. Яңа  производствода елына 24 мең тоннага кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү планлаштырыла һәм анда елына  мальтоз патокасы, комбикорм,  крахмал һәм башкалар җитештереләчәк. Югары табыш алу һәм проектның сатып алучанлыгы көтелә. Җирле чимал кулланылачак.

Өченче булып лак-буяу материалларын чыгару буенча завод  (химик предприятие) төзү проекты тора. Предприятие.  «Алабуга» ОЭЗ территориясендә урнашырга мөмкин. Продукцияне куллану өлкәсе – машиналар төзелеше, металлоконструкцияләр, материалларны изоляцион каплау. Проектта инвестицияләрнең  үз-үзен аклау срогы – 5 ел. Проект турында «Донецкхим - химик завод» ЧҖҖ генераль директоры  Олег Копейко сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг»ның чираттагы утырышында  «Донецкхим – химик завод» ЧҖҖнең продукциясен  презентацияләүне тәкьдим итте.

Алдагы проект – терлекчелек өчен азык катнашмасын локализацияләү белән зур җыелма Россия-Төркия бердәм проектын төзү  – ул «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә урнашачак. Проект Яр Чаллы әйдәп баручы  социаль-икьтисади үсеш (ТОСЭР) территориясе резиденты статусын алырга мөмкин.

Бөтен проектларны да Татарстан Республикасы Инвестицион совет президиумы әгьзалары хуплап чыкты. Рөстәм Миңнеханов  инвестицион проектларның   республика икьтисады өчен әһәмиятен билгеләде.

Бүген законнарда билгеләнгән критерийлар буенча ТР Президенты күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә торглар уздырмыйча арендага җир участогы алырга теләгән инвестицион проектлар каралды (ТР Җир кодексы, ТР Президентының 2015 елның 7декабрендәге  УП-1170нче Указы, ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 декабрендәге 1034 нче Карары).

«Локомотив ярымутравы районында яхт-клуб төзелеше» инвестицион проекты,  «Нижнекамск» сәнәгать паркы төзелеше проекты, Казанда ял һәм күңел ачу  паркын төзү инвестицион проекты, Казансу елгасы яр буен төзекләндерү кысасында ачык спорт мдйданчыклары төзелеше проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International