2017 елның 9ыннан 11 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикада «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе белән бергә дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре өчен «Татарстан Республикасында проект идарәсе моделе» белем программасы уздыра.
Белем программасын ачуда Татарстан Республикасында проект идарәсен гамәлгә ашыру турында доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Доклад кысасында министр белем программасының максаты иң яхшы дөнья практикаларын Татарстан үсеше һәм шартларына яраклаштыру булып торуын һәм аның республика дәрәҗәсендә проект идарәсенең тулы һәм нәтиҗәле системасын төзергә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады.