Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында  магнитолевитацион транспорт системаларын җитештерүгә, нефть эшкәртү заводларында катлаулы объектларны проектлауга («ПромХимПроект» ЧҖҖ), плитә-фундамент технологиясе буенча бетон капланмалар төзелеше турында проектларга ( IS.COM Португалия компаниясе), Татарстан Республикасы нефтехимия комплексы өчен инновацияләргә (SchneiderElectric), шулай ук сәнәгать предприятиеләренең ИТ-инфраструктурасы өлкәсендә импортны алмаштыру буенча тәкъдимнәргә кагылышлы мәсьәләләре каралды ( «Полигон»-Уфа НПП ААҖ).

Болардан тыш, утырыш кысасында Татнефтехиминвест-холдинг» АҖҖ директорлар советының эш планы расланды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International