Бүген эш визиты белән Татарстан Республикасына «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар» АНО (алда - АСИ) һәм «Россия Ворлдскиллсы» Союзы АСИ генераль директоры Светлана Чупшева җитәкчелегендә делегация килде.
Делегация Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов озатуында «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә, шулай ук Татарстан Республикасы социаль өлкәсендәге инновацияләр үзәгендә булды һәм анда Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә инновацияләр үзәге һәм Казан федераль университеты үткәргән Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы студент социаль проектлары бүләкләнде.
Программа кысасында кунакларга Эшмәкәрлек Фабрикасы социаль проектлары тәкъдир ителде, ә Казан төзелеш көллияте ГАПОУ WorldSkills стандартлары буенча студентларга демонстрацион имтихан уздырды.