Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Корпорация «МСП» АҖ белән видеоконференция булды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның  26 июнендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте 2016 елның 19 апрелендә 717-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә кертелә торган Татарстан Республикасы көйләүче заказчылар закупкалары планы проектларына ярашлы рәвештә бәяләүне  оештыру мәсьәләсе буенча кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше  Федераль корпорация» АҖ оештырган видеоконференция форматында узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  хезмәткәрләре һәм  «ТАТМЕДИА» АҖ , «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре капитал төзелеше һәм энергия саклаучы  технологияләр үсеше идарәсе» АҖ,  «Татагролизинг» АҖ предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Искәртеп узабыз,   Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның  29 октябрендәге 1169нчы  карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 1 маеннан ук республиканың җиде зур заказчылары булган  кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының товарлар, эшләр, хезмәтләр  закупкалары турында планнарына, еллык хисапларына  кертелә торган үзгәрешләр проектлары, товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары проектларына ярашлы бәяне уздыра.

Чара әлеге эшне алып барганда килеп чыгарга мөмкин булган бәхәсле моментларны аңлату, шулай ук  223нче-ФЗ Федераль законда каралганча ярашлы  бәя уздыруга вәкаләтле органнарны һәм зур региональ заказчыларны әзерләү өчен уздырыла.

Чарада катнашу закупкалар өлкәсендә бюджет акчасын нәтиҗәле тоту һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен  яклауга юнәлтелгән бизнес-берлекләр һәм власть көчләрен берләштерүгә юнәлтелгән.

 Татарстан Республикасында закупкалар планы проектларын бәяләү турында мәгълүмат министрлык сайтының «Закупкалар өлкәсендә контракт системасы / Бәяләү һәм мониторинг  223нче -ФЗ буенча бәяләү» бүлегендә урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International