Эшмәкәрләр игътибарына! Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы 2017 елның 17 июленә кадәр озайтылган

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Моношәһәрләр өчен  «ЛИЗИНГ-ГРАНТ»  программасы буенча субсидия бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс сайлавына заявкалар кабул итү срогы 2017 елның 17 июленә кадәр озайтылды.

Конкурс сайлавында катнашуга заявкаларны « Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе 2017 елның  1 июненнән 2017 елның  17 июленә кадәр (кертеп), дүшәмбедән  пәнҗешәмбегә кадәр  9.00дән  18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр  Мәскәү вакыты белән шушы адрес буенча кабул итә: Казан шәһ.,Мәскәү ур., 55нче йорт  (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә).

Конкурс сайлавы нәтиҗәләрен сайлау һәм  игълан итү сроклары Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Чистай, Менделеевск моношәһәрләрендә расланган Тәртипкә ярашлы рәвештә алып барыла.

Шулай ук заявка биррүчеләрнең заявканы электрон формада,  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинет аша бирә алулары турында хәбәр итәбез «uslugi.tatarstan.ru».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International