Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы булды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген сәнәгать үсешен кадрлар белән  тәэмин итү региональ стандартын республикада гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы булды.

Утырышта  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Яңа проектларны алга җибәрү буенча  стратегик инициативалар Агентлыгы» АНО генераль директоры  Светлана Чупшева, Икътисади совет,  республика хөкүмәте әгъзалары, район башлыклары, шулай ук зур  предприятиеләр, оешмалар һәм Татарстанның белем учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырыш кысасында республика Президенты республиканың  инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең өстенлеген билгеләде. Теләсә-кайсы инвестор үз производствосы өчен территория сайлаганда  инфраструктура һәм салым өстенлекләренә генә басым ясамый, ә территориянең  кадрлар потенциалын да игътибарга ала. Шуңа күрә республиканың бурычы булып җирле белгечләр исәбенә инвесторның кадрларга карата булган таләбен заманча канәгатьләндерү тора.

Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов югары технологияләр өлкәсендә инвестицияләр һәм кеше потенциалы килүгә уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген билгеләде. Бүген генә түгел, ә перспективада да таләп ителгән шундый компетенцияләр ясалырга тиеш.

Стратегик  инициативалар Агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева регионнарда стандартны кертүнең иң яхшы   практикалары турында сөйләде. Хәзер стандартны пилот үзләштерү  20 регионда кертелгән һәм апробациягә 180 предприятие кергән. Агентлык тарафыннан иң яхшы практикалар белән танышырга мөмкин булган wikiregstandard.ru виртуаль ресурсы эшләнгән.

Утырыш кысасында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итү  турында республика Премьер-министры урынбасары – белем һәм фән министры Энгель Фәттәхов сөйләде. Ул стандартны кертүдә катнашучылар – Хөкүмәт, мәгариф оешмалары һәм республика предприятиеләренең килешеп эшләргә кирәклеген билгеләде.

Түбән Кама инновация үсешен кадрлар белән тәэмин итү турында доклад белән район башлыгы  Айдар Метшин чыгыш ясады, ә Нижнекамскнефтехим генераль директоры  Азат Бикмурзин предприятиегә кадрлар әзерләү өлкәсендә нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы белән бергә  эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде, анда бүген   Ворлдскиллс стандартлары буенча чыгарылыш укучыларының демонстрацион имтиханы булды .

Стандарт  стратегик инициативалар Агентлыгы белән региональ власть органнары,  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Россия Федерациясе Белем һәм фән министрлыгы һәм «Россия Ворлдскиллсы» Союзы тарафыннан эшләнгән. Былтыр  стандарт кертү максатыннан Татарстан Республикасы ,  стратегик инициативалар Агентлыгы һәм «Россия Ворлдскиллы» Союзы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International