Казанда нанокомпозит капламалар җитештерү буенча «ТАТ-Адвенира» заводын ачу тантанасы булды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Казанда «Химград»  технопаркы территориясендә бүген нанокомпозит капламалар җитештерү буенча  «ТАТ-Адвенира» заводын ачу булды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов, «Роснано» УК идарәсе рәисе Анатолий Чубайс,  AdveniraEnterprises нигезләүче һәм генераль директоры  Эльмира Рябова,  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм башкалар катнашты.

Бүген яңа производствоны ачуда Рөстәм Миңнеханов АКШка,  Калифорния штатына (2016 елның ноябрендә) эш визиты кысасында проект белән җентекләп танышуын,   делегациягә компания җитәкчелеге белән очрашу һәм   Саннивэйл шәһәрендә компания лабораторияләренә бару оештырылуын искә төшереп узды.

«Нанокомпозит эремәләр  әйберләрнең хезмәт срогын арттырачак һәм ышанычлылыгын күтәрәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.  – Проект  ярдәмендә сәнәгать өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу инновацион каплам   металл конструкцияләрнең сакланышын тәэмин итәчәк, суднолар төзелешендә һәм башка өлкәләрдә кулланыла алачак».

Рөстәм Миңнеханов продукциянең бүген үз кулланучысын табуының мөһимлегенә аерым басым ясады.

Исегезгә төшерәбез, беренче этапта «ТАТ-Адвенира» заводының проект куәтлелеге (2017-2018 елларда) елына  30 мең литр наноэретмәне тәшкил итәчәк, икенче этапта  (2018-2019 еллар) куәтлелекне 300 мең литрга кадәр  җиткерү планлаштырыла.

Үз чиратында, Анатолий Чубайс бүгенге заводны ачуны «аерым вакыйга» дип атады. Ул алты ел элек Кремний аланында Эльмира Рябованың разработкасын күрүен билгеләде. Сүз уникаль нанотехнологик  процесс турында бара, диде Анатолий Чубайс, ул бик гаҗәпләндерерлек булды.

 Без бу проектның  перспективалары булуын күрдек һәм хәзер ул  –  Казанда, диде  «Роснано» башлыгы, металлоконструкцияләр, пыяла, пластик шушы коррозиягә каршы каплама белән эшкәртелергә мөмкин, сүз шулай ук һәйкәлләрне эшкәртү турында да сүз бара. Анатолий Чубайс сүзләренә караганда, бүген  «ТАТ-Адвенира» - бу зур булмаган елына  30 мең литрга кадәр  исәпләнгән производство, әмма ул һаман үсә барачак.

Анатолий Чубайс билгеләвенчә, нанопокрытиеләр кулланучысының берсе   «КАМАЗ» ПАҖ булырга мөмкин. Ул шулай ук илдә андый дистәләгән  производство булуын теләде.

Белешмә өчен:

AdveniraEnterprisesInc компаниясе (АКШ) «Роснано» АҖ нең портфель компаниясе булып тора. Ул 2010 елда Кремний аланында  SolutionDerivedNanocomposite технологиясен  (SDN) һәм төрле индустриаль кулланылышлар өчен экологик яктан чиста капланмалар эшләү һәм коммерцияләштерү өчен нигезләнгән.

Төп  офисы һәм демоүзәге Калифорния штатының  Саннивэйл шәһәрендә урнашкан.

Компания тарафыннан 3 үлчәм объектларны, тигез панельләрнең, деталь һәм материалларның киң кулланылышы өчен җиһазларны  кертеп, аларны җитештерү һәм үзләштерү  белән бергә нанокомпозит SDN-покрытиеләрнең  7 база гаиләсе эшләнгән.

2015 елда  NAMICS Согр. (Япония) белән электроника, ярымүткәргечле өлкә, декоратив әйберләр, шулай ук машиналарда һәм механизмнарда ышкылуларны киметү өчен кулланылган  Thixorionk® производство материалларына лицензион килешү төзелде.

2013 елда  Санкт-Петербургта вәкиллеге ачылды, ә 2015 елда Троицкидаәскәү өлкәсе)  SDN-покрытиеләр белән каплау буенча демоүзәк оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International