ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның ноябреннән алып 2018 елның февраленә кадәр "Елның иң яхшы социаль проекты" III Бөтенроссия конкурсы үткәрелә

Бәйгедә түбәндәгеләр катнаша ала: Конкурсның төбәк этапларында җиңү яулаган һәм Конкурсның төбәк этаплары йомгаклары буенча Социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән коммерция оешмалары, индивидуаль эшкуарлар, социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмалар.

Төбәк этабына гаризалар 2017 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурсның федераль этабы 2018 елның 31 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Гаризалар 2017 елның 15 декабренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: ciss.rt@mail.ru.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Кама кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов "Татарстан Республикасының азык-төлек кластеры эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары" чарасында катнашты.  Чара кысаларында кластерның эшчәнлек нәтиҗәләре, бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектлар, кластерда катнашучыларга дәүләт ярдәменең хәзерге һәм киләчәктә булырга мөмкин чаралары, киләсе елга кластерны үстерү концепциясе һәм перспективалы юнәлешләре яктыртылды.

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 95 ел булуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының хуҗалык планын дөрес эшләү максатларында 1922 елда ТАССР Дәүләт планы турында нигезләмә раслана. Ведомствоның бүгенге көндәге варисы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы субъектларның берсе булуын билгеләп үтеп, ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей дата белән котлады. 

Бүген Казанда Эшкуар йорты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Петербург урамы, 22 адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк "бер тәрәзә" режимында 180 артык хезмәт күрсәтәчәк һәм эшкуарларга  сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Президентына ТР икътисад министры Артем Здунов.

Бинаның беренче катын бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге һәм Саклык банкы бүлеге били, ә икенче катта "Региональ лизинг үзәге" урнашкан. Эшкуарлар йортының өченче катына якын арада уку үзәге, коворкинг-зона һәм башкалар урнашачак.

 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 мартындагы 190 номерлы карары белән расланып, 2017 елда гамәлгә ашырыла торган "2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү" ярдәмче программасы нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмче программаның операторы булып торучы "Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә Ярдәмче программа чараларында юридик затларның финанслашу шартларында катнашуына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Гаризалар эш көннәрендә 9:00 алып 18:00 кадәр кабул ителә.

Гаризаларны кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й. (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасы).

 

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспорт эшчәнлегендә рөхсәт документларын рәсмиләштерү" курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 13 декабрендә узачак.

Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантлары конкурсында җиңүче дип табылган Балаларны рәхимсезлектән яклау милли фонды «Университет НКО-2» проектын тормышка ашыра, әлеге проект  балаларга һәм балалары булган гаиләләргә заманча профилактика чаралары күрсәтүче һәм күрсәтергә әзерләнүче Россиянең барлык төбәкләрендәге социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларны (СЮККО) профессоналлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.

СЮККО проектында катнашу өчен Балаларны рәхимсезлектән яклау милли фонды адресына 2017 елның 15 декабренә кадәр ирекле формада гариза юлларга кирәк. Гаризаларны әзерләүгә һәм юллауга кагылышлы сорауларны түбәндәге адрес буенча электрон почтага җибәрүегез сорала: nko@nfpcc.ru.

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспорт операцияләрен таможняда рәсмиләштерү" курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 12-13 декабре көннәрендә Чаллыда узачак.

Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

2017 елның 3 декабреннән алып 6 декабренә кадәр Туниста Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре бизнес-миссиясе узды, аны "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге оештырды.

Миссия программасында предприятиеләргә һәм дәүләт оешмаларына бару, Татарстан Республикасының һәм Миссиядә катнашучы компанияләрнең экспорт һәм инвестицион мөмкинлекләре белән таныштыруны үз эченә алган конференция-семинар бар иде.

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча 2017 елның 12 декабрендә 12.00 алып 20.00 кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне була.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 524-91-66 һәм (943) 524-91-65 телефоннары буенча башкарыла (алдан язылу мәҗбүри түгел).

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International