ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспортерлар өчен финанс ресурслары белән идарә итү" курсы буенча укырга чакыра.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Туфан Миңнуллин ур., 14/56. Үткәрү датасы: 2017 елның 11-12 декабре, 10.00 алып 18.00 кадәр.

Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспорт эшчәнлегендә хокукый тәэмин итү" курсы буенча укырга чакыра.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Пушкин ур., 18 нче й. Үткәрү датасы: 2017 елның 12 декабре, 10.00 алып 18.30 кадәр.

 

 

 

Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча бушлай укуларга тыңлаучыларны җыя башлый Бизнесны үстерү һәм экспорт эшчәнлеген башлап җибәрү белән кызыксынган кече һәм урта бизнес вәкилләрен катнашырга чакырабыз

Уку проектында катнашу түләүсез. Укуларда булу өчен https://exportedu.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк.

2017 елның 4 декабреннән алып 8 декабренә кадәр Мәскәүдә "Сәламәтлек саклау, медицина техникасы һәм дару препаратлары" 27 нче халыкара күргәзмәсе уза. "Сәламәтлек саклау" - медицина җиһазлары, тотыла торган материаллар һәм медицина билгеләнешендәге товарлар күргәзмәләренең Россиядә иң эресе һәм танылганы. 

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды. Татарстанны бердәм күмәк экспозиция белән «НПФ «Медком» ҖЧҖ, «Эрмайнс»ҖЧҖ , «ПТО Медтехника» ҖЧҖ, «Дельрус-дез сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Эндомедиум» хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешмасы,  «Медикон» дәүләтнеке булмаган милли пенсия фонды, «Элмед» ҖЧҖ тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ММЧ вәкилләрен "Бизнес өчен күпфункцияле үзәген" һәм "Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачуда катнашырга һәм "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалы өстәмә офисы белән танышырга чакыра. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

"Бизнес өчен күпфункцияле үзәген" ачу

 

Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәрен үстерү кысаларында эшкуарлык субъектларына "бер тәрәзә" принцибы буенча хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын арттыру буенча актив эш барыла.

Казанда яңа "Бизнес өчен күпфункцияле үзәге" - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән "Саклык банкы" гавами акционер җәмгыятенең уртак проекты - Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан Саклык банкы бинасында ачыла.

Яңа "Бизнес өчен күпфункцияле үзәге"ндә эшкуарлар эшчәнлек алып бару үзенчәлекләре һәм куелган таләпләр буенча кызыксындырган барлык төр сорауларга да җавап таба, субсидияләр һәм грантлар алуга документлар тапшыра, шулай ук дәүләт органнарының предприятиене теркәүдән һәм мөлкәткә хокукларны рәсмиләштерүдән алып Салым хезмәте, Пенсия фонды һәм башкаларның мәгълүмат системаларыннан өземтәләр бирүгә кадәр хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар.

 

 

"Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачу

 

"Эшкуар йорты" проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы - Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачу. Ачылыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Татарстан Республикасында региональ лизинг компаниясе ташламалы лизинг җиһазлары программасын гамәлгә ашыру кысаларында региональ лизинг компанияләрен гамәлгә кую максатларында Россия Федерациясе субъектларын билгеләү өчен конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" акционер җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

 

 

Хезмәтләр күрсәтү үзгенә бару

 

2017 елның 10 ноябреннән башлап Казан шәһәрендә Саклык банкының Казан ш., Җиңү пр., 62/4 нче й. адресы буенча урнашкан бүлеге бинасында Хезмәтләр күрсәтү үзәге (ХКҮ) эшли башлады. ХКҮ "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалы өстәмә офисы булып тора һәм ДБУ белән Саклык банкы арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнеп ачылды.

ХКҮдә физик һәм юридик затларга "бер тәрәзә" принцибы буенча барлык күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән дә һәм муниципаль хезмәтләрдән дә, шулай ук Саклык банкы хезмәтләреннән дә файдалану мөмкинлеге тудырылган. 

 

2017 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасына "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасы җитәкчесе И.В. Макиева эш сәфәре белән килде.

Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева потенциаль инвесторлар белән Чаллы социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә Татарстан Республикасында Аквабиокультура технополисын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә, шулай ук Татарстан Республикасы моношәһәрләре башлыклары белән "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасына йомгак ясау һәм 2018 елга планнар мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

 


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Үз продукцияләрен сәүдә челтәрләренә чыгару белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә 12.45 сәгатьтә Казанда "Ривьера" отелендәге "Монте Карло" залында була.

Азык-төлек товарларын һәм азык-төлек булмаган товарларны җитештерүчеләр иң эре федераль и региональ сәүдә челтәрләре вәкилләре белән турыдан-туры аралаша һәм үз товарын тәкъдим итә алачак. Эшмәкәрләр чара кысаларында шулай ук сәүдә челтәрләренең төп эш принциплары турында, товарны сертификатлау һәм стандартлау хакында хәбәрдар булалар.

 

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата тикшерү-күзәтү функцияләрен гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгын булдыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында киңәшмә булды, анда "Тикшерелгән бизнес" мәгълүмат интернет-ресурсы проекты тәкъдим ителде. Проект эшмәкәрләр өчен эшләнә һәм бизнеска тикшерүләр уздыру буенча гади һәм аңлаешлы итеп бирелгән практик киңәшләрне үз эченә алачак.

 


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 2017 елның 5 декабрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына эш сәфәре белән Шэньчжэнь пилотсыз аппаратлар ассоциациясе рәисе Ян Цзиньцай әфәнде җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде.

Бу визит кысаларында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов делегация белән киңәшмә үткәрде, аның барышында ул Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән таныштырды.  Шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсеше, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан белән Кытайның перспективалы хезмәттәшлеге очрашуның төп мәсьәләләре булды.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чара 2017 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә узды. Конференция эшен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимиров Путинның сәламләү сүзләрен җиткереп, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Станиславович Орешкин ачты.

Конференция кысаларында Президент программасын үстерүнең концептуаль мәсьәләләре, аның хәзерге бурычлары һәм булырга мөмкин юнәлешләре турында фикер алышынды.

Президент программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру икътисадый һәм социаль өлкәләрнең заман таләпләренә җавап бирә торган һәм югары квалификацияле профессионал җитәкчеләргә булган хәзерге һәм киләчәктәге ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International