Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 31 мартындагы 190 номерлы карары белән расланып, 2017 елда гамәлгә ашырыла торган "2016 - 2020 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү" ярдәмче программасы нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмче программаның операторы булып торучы "Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә Ярдәмче программа чараларында юридик затларның финанслашу шартларында катнашуына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Гаризалар эш көннәрендә 9:00 алып 18:00 кадәр кабул ителә.
Гаризаларны кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й. (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасы).