2018 елда Татарстанның азык-төлек кластерында акыллы фермалар һәм авыл хуҗалыгы калдыкларына рециклинг эшли башлаячак

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Кама кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов "Татарстан Республикасының азык-төлек кластеры эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары" чарасында катнашты.  Чара кысаларында кластерның эшчәнлек нәтиҗәләре, бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектлар, кластерда катнашучыларга дәүләт ярдәменең хәзерге һәм киләчәктә булырга мөмкин чаралары, киләсе елга кластерны үстерү концепциясе һәм перспективалы юнәлешләре яктыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International