Республика эшкуарлары "Экспорт эшчәнлегендә рөхсәт документларын рәсмиләштерү" бушлай уку курсларына чакырыла

2017 елның 8 декабре, җомга

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспорт эшчәнлегендә рөхсәт документларын рәсмиләштерү" курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 13 декабрендә узачак.

Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International