ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә бара торган үзгәртеп кору , шулай ук төбәкләр башлыклары рейтингына йогынты ясый торган конкуренцияне үстерү чараларының мөһимлеге кысаларында 2017 елның 18-19 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы буенча "Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандарты" укулары булды. Укыту хакимият органнарында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү курсы буенча алып барылды.


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә "Бизнес хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре" темасына Татарстан Республикасы прокуратурасының Икенче ачык форумы булды.

Көн кадагына хәзерге заман өчен мөһим булган эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары хокукларын яклау проблематикасы чыгарылган иде. Форумның кунаклары һәм анда катнашучылар ачык дискуссия форматында хокуктан файдалану тәҗрибәсе турында сөйләштеләр һәм бу өлкәдәге проблемаларны нәтиҗәле хәл итү юлларын табарга тырыштылар.

Форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.

Форумга йомгак ясаганда, яңгыраган барлык тәкъдимнәрнең прокуратура органнарының һәм тикшерү органнарының киләчәктәге күзәтчелек эшчәнлегендә исәпкә алыначагы ассызыкланды.

 

Гаризалар 2017 елның 18 декабреннән 10:00 сәгатьтән (мск) башлап 2018 елның 26 февраленә 18:00 сәгатькә (мск) кадәр кабул ителә.

Конкурс буенча сезнең белән элемтәдә торучы зат:

Идел буе ФО буенча куратор - Мезин Яков Геннадьевич тел. +7 (495) 231-1906 #174, e-mail:mezin@fasie.ru.

Техник проблемалар барлыкка килсә, техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: support@fasie.ru, тел.: +7 (495) 231-19-06 өстәмә саннар 196.

Конкурста катнашуга гаризаны http://online.fasie.ru адресы буенча Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша бирә аласыз. -

Конкурс нигезләмәсе белән http://www.fasie.ru сайтында таныша аласыз.

 

 


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Икътисад һәм сәүдә өлкәсендә багланышларны ныгыту, шулай ук фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү максатларында 2017 елның 15 декабрендә Алтынчы Россия-Кыргызстан төбәкара конференциясе кысаларында Бишкек шәһәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кыргыз Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында үткән чарада килешүгә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Кыргыз Республикасы икътисад министры Артём Новиков кул куйдылар.

 

2017 елның 20-21 декабрь көннәрендә Австриядә (Вена ш.) статс-секретарь - Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомич рәистәшлегендә Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Катнаш Россия-Австрия комиссиясенең Инфраструктура технологияләре, инновацияләр һәм сәнәгать өлкәсендә эшлекле элемтәләрне үстерү буенча эшче төркем утырышының чираттагы утырышы булды.

Күрсәтелгән утырышта катнашу сезнең өчен кызыклы һәм мөһим булса, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең элемтәдә торучы заты А.М.Самолётникова белән, samoletnikova@i-regions.org электрон почта адресына хәбәр салып, элемтәгә керүегезне сорыйбыз. -


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 14 декабрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында China National Environmental Protection Group (CNEPG) компаниясе президенты, директорлар Советы рәисе ЧЖЭН Чжаохуэй әфәнде җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе булып китте.

Бу визит кысаларында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов делегация белән киңәшмә үткәрде, аның барышында ул Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән таныштырды. 

Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә 13-14 декабрь көннәрендә "Тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору: беренче нәтиҗәләр һәм яңа таләпләр" конференциясе эшли. Әлеге чара тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп коруны гамәлгә ашыруның беренче елына йомгак ясауга һәм 2018 елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган.

Конференциядә федераль хакимият органнарыннан, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарыннан 200 артык вәкил, эксперт бергәлекләре һәм бизнес вәкилләре катнаша.

 


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләрен Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты кысаларында "Экспортерлар өчен онлайн сәүдә" яңа курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 18 декабрендә узачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен https://exportedu.ru/events Россия экспорт үзәгенең Уку-укыту проекты сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы "Тикшерү һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасы кысаларында Мәҗбүри таләпләрне бозуларны комплекслы профилактикалау стандартын раслады.

Стандартның төп максаты тикшерү-күзәтү органнарының көндәлек эшчәнлегенә профилактика чараларын системалы кертүне тәэмин итүдән гыйбарәт. Кабул ителгән документта тикшерү-күзәтү ведомстволарының профилактика эше буенча булган тәҗрибәсе, чит илләр тәҗрибәсе һәм методик кулланмалар гомумиләштерелгән.

Сылтама буенча үтеп, документлар белән танышырга мөмкин: http://ar.gov.ru/files/library/1506421794.src.docx-d


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

12 декабрьдә Казан шәһәрендә "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" очрашуы үтте, анда җирле җитештерүчеләр сәүдә челтәрләренә товарлар кую өчен мөһим таләпләр белән таныштылар һәм сәүдә челтәрләре вәкилләренең үзләре белән кара-каршы сөйләштеләр. Чарада азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарлар җитештерүче Татарстан Республикасы компанияләреннән 224 вәкил катнашты.

Чара нәтиҗәләреннән чыгып, ике як та әлеге очрашу турындагы уңай фикерләрен җиткерделәр, үткәрелгән сөйләшүләрнең файдалы булуын билгеләделәр. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International