Бүген Казанда Эшкуар йорты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Петербург урамы, 22 адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк "бер тәрәзә" режимында 180 артык хезмәт күрсәтәчәк һәм эшкуарларга сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Президентына ТР икътисад министры Артем Здунов.
Бинаның беренче катын бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге һәм Саклык банкы бүлеге били, ә икенче катта "Региональ лизинг үзәге" урнашкан. Эшкуарлар йортының өченче катына якын арада уку үзәге, коворкинг-зона һәм башкалар урнашачак.