2017 елның 31 декабрендә Россия Федерациясе Президенты "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 360 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 502-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына ятим балаларны, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә тәрбиягә урнаштыру мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1716 номерлы карарын кабул итте.
2018 елның 30-31 гыйнвары көннәрендә Татарстан Республикасының машина төзү кластеры тарафыннан "ИННОКАМ" Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасының Кама кластерлы үсеш үзәге ярдәме белән Мәскәү шәһәренә бизнес-миссиядә катнашу өчен сәнәгать предприятиеләре делегациясе туплана.
2018 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россиянең инновацияле регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзаларының Гомуми җыелышы булды.
Җайлау йогынтысына бәя бирү үткәрелә
Форумның беренче көнендә "Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге - дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе" ачык диалогы булды.
Дискуссиянең модераторы итеп Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров билгеләнгән иде.
Дәүләт метрология күзәтчелеген үткәргәндә куркынычлылыкны ачыклау алымын куллануны билгели торган үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1643 номерлы Карары белән расланды һәм әлеге төр күзәтчелекне гамәлгә ашыру турындагы Нигезләмәгә төзәтмәләр кертәләр.
Тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 27 декабрендәге 1668 номерлы Карары белән Миграция өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә кертелә. Әлеге документ Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Тикшереп тору һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.
Россия Федерациясе Президенты, "Яңа проектлары күрсәтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО күзәтүчелек советы рәисе Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында 2018 елның 13 февраленнән 15енә кадәр ВДНХ мәйданчыгында (Мәскәү, ВДНХ, 75 пав.) Россиякүләм "Остаз" форумы узачак.
Россиянең инновацияле төбәкләр рейтингы 2012 елда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Россиянең Инновацияле төбәкләр ассоциациясен мониторинглау һәм аның белән идарә итү максатларында төзелде.