Россия Федерациясе Хөкүмәте "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына ятим балаларны, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә тәрбиягә урнаштыру мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1716 номерлы карарын кабул итте.
Үзгәрешләр уллыкка алучылар, опекуннар (попечительләр) яки тәрбиягә бала алган ата-аналар була алу турында бәяләмәләр алу өчен гражданнар тарафыннан гаризалар бирү һәм документлар тапшыру тәртибен гадиләштерүгә карый.
Опека һәм попечительлек органнарына гражданнар тапшыра торган документлар исемлегеннән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында тиешле вәкаләтле органнардан опека һәм попечительлек органнары үзләре соратып алачак документлар төшереп калдырылган.