2017 елның 31 декабрендә Россия Федерациясе Президенты "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 360 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 502-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.
Кабул ителгән закон нигезендә дәүләт хезмәт инспекторларына, әгәр эш бирүченең хезмәткәр белән хезмәт шартнамәсен рәсмиләштерүдән, шул исәптән гражданлык-хокук шартнамәсен төзеп, баш тарту фактлары, шулай ук хезмәт шартнамәсен тиешенчә рәсмиләштермәве фактлары турында юридик яки физик затлардан мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, һөнәр берлекләреннән яисә массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүматлар алынса, эш бирүчеләргә карата планнан тыш тикшерүләр үткәрү вәкаләтләре бирелә.
Сылтама буенча үтеп, документлар белән танышырга мөмкин