Тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 27 декабрендәге 1668 номерлы Карары белән Миграция өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә кертелә. Әлеге документ Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Тикшереп тору һәм күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.
Миграция өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә, аерым алганда, Россия территориясендә хезмәт эшчәнлегенә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны җәлеп итүче юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны куркынычлылык категориясенә кертү критериеләрен билгеләү буенча өстәмәләр кертелде. Куркынычлылык категориясен билгеләү турында карар кабул итү тәртибе күрсәтелгән.