Форумның беренче көнендә "Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге - дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе" ачык диалогы булды.
Дискуссиянең модераторы итеп Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров билгеләнгән иде.
Сессиядә эксперт буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның пленар дискуссидә катнашуы форумның беренче көне үзәк вакыйгасы булды.
Бүген республика Президенты шулай ук Ernst & Young компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, очрашу нәтиҗәсендә республикада цифрлы технологияләрне үстерү өлешендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.